Назад

Каләмнәр туганлыгы Скачать все книги 4 Количество книг

Жанр в блоке книги Классическая Проза

Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Таңчулпан Гарипованың китабына төрле елларда язылган роман, повесть һәм хикәяләре тупланды. Әлеге әсәрләрдә фаҗигале, гыйбрәтле кеше язмышлары, кызыклы һәм үзенчәлекле образ-характерлар психологик тирәнлек белән тасвирлана.
Башкортстан Республикасы яшьләренең Шәехзадә Бабич исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты язучы Фәрзанә Акбулатованың әлеге китабында урын алган повестьлар һәм хикәяләрдә төрле чор вакыйгалары сурәтләнә. Һәр дәвер кешеләр, халыклар язмышына үзенең сынауларын төшерә. Катлаулы, четерекле хәлләр эчендә адәм баласының рух ныклыгы, иманы, тәүфыйгы сынала. Сез бу китапта милли хасият, милли үзаң төшенчәләренә якын килерсез. Башкорт халкының матур традицияләрен саклап калган гүзәл хатын-кызлар белән очрашырсыз.

Жанр в блоке книги Стихи И Поэзия

Әлеге китапта танылган башкорт шагыйрәсе Зөһрә Котлыгилдинаның күңел түреннән ташкын булып ургылып чыккан шигырьләре укучыны сагыш дәрьясына да чумдыра, җиде кат күкләргә дә алып менә, рухи яктан көч тә, киңәш тә бирә.
Башкортстанның халык шагыйре, танылган язучы Марат Кәримовның бу китабына төрле елларда иҗат ителгән юмористик хикәяләре туплап бирелде.

Популярные серии