Садриев Фоат Скачать все книги 3 Количество книг
Жанр в блоке книги Современная Русская Литература
Бу китапка Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ф. Садриевның төрле елларда иҗат ителгән иң яхшы повестьлары, хикәяләре туплап бирелде. Әдипнең күпчелек әсәрләрендә бүгенге авыл тормышы, аның җиргә тугры кешеләре дулкынландыргыч вакыйгаларда сурәтләнә.
Жанр в блоке книги Сказки
Тургай – Ислам – инде җир өстеннән ялантәпи йөгереп йөрүче малай түгел. Кушаматы да онытыла төште. Тормыш аңа әзерләп куйган сынауларның кайсы катлаулырак: Энҗенең ярамаган эшен үзенә алганлыгы ачыкланумы, Әсгатьнең пычак белән өстенә ташлануымы, циркта тамаша вакытында кулбашын юлбарыс умырып алумы? Ислам аларны җиңеп чыга алырмы, әлеге сынаулар аның характеры формалашуга ничегрәк тәэсир итәр – бу китапта шул сорауларга җавап табарсыз.
Жанр в блоке книги Сказки
Ул – шук та, кирәк вакытта җитди дә, эчкерсез дә, сер дә саклый белә. Дусларын үз артыннан ияртерлек көчкә ия, тирә-яктагыларын сокландыра да. Тургай бүген, безнең арада яши. Аның тормышы, маҗаралары, кайвакыт хәл ителмәслек булып тоелган проблемалары сезгә таныштыр бәлки? Тургай кушаматлы малай турындагы әлеге китап балаларга да, үсмерләргә дә, олыларга да ачыш булыр. Чөнки балалачактагы борчуларын онытып бетергән олылар – балалар тормышының катлаулы яклары, ә балалар – зурларның серләре белән танышыр.
Популярные серии
10 Количество книг
2 Количество книг
1 Количество книг